Төрле милләт халык әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе Россиядә елның иң яхшы наширлек проекты дип танылды.
«Татар Балалар Нәшрияты» проекты Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның 7нче Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында җиңде.
Рус, татар, мари, чуаш, удмурт һәм мукшы халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы наширлек проекты дип танылды. Һәр халыкның әкияте аның үз телендә, шулайук рус һәм татар телләрендә язылган.Китапның һәр кайсы буенча мультфильм да төшерелгән. Аларны китап тышлыкларында урнаштырылган QR-кодлар аша карарга мөмкин.
Конкурста Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең проектны гамәлгә ашырудагы әһәмиятле роле билгеләп үтелде.
Конкурска илнең 57 субъектыннан 252 гариза килгән иде.
Мультфильмнарны“Татармультфильм” берләшмәсенең рәсми каналында карарга була.