Тагын ике көннән Владимир Путин туры элемтә барышында елга йомгак ясаячак. Быел тарихта беренче мәртәбә туры элемтә матбугат конференциясе белән берләштерелгән.
Президентка сораулар телефон hәм смс аша, социаль челтәрләр hәм видео буенча кабул ителә. Миллионнан артык сорау инде алынган. Сорау бирү тәртибен «мәскәү-путинга нокта ру» сайтында ачыкларга була. Мөрәҗәгатьләрне эшкәртү үзәге мәгълүматларына караганда, сорауларның темалары социаль сәясәткә — пенсияләргә, ташламаларга, икенче урында — сәламәтлек саклауга, торак hәм торак-коммуналь хуҗалыгына кагыла. Исегезгә төшерәбез, туры эфирда дәүләт башлыгы белән зур сөйләшү 14 декабрьдә узачак.