27 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр районда татар әдәбияты көннәре бара. Аның буенча күп кенә кызыклы чаралар, якташ язучы-шагыйрьләр белән очрашулар булачак. Татарстанның халык шагыйре Мөдәрис Әгъләмов иҗатына багышланган кичәдә безнең төшерү төркеме дә булып кайтты.
өдәрис Әгъләмов иҗатына багышланган чара Түбән Биш мәктәбеннән башланды. Иҗат әһелләре укучылар белән очрашып, якташ язучыбыз Мөдәрис аганың тормыш юлын, аның белән бәйле истәлекләрен барладылар. Мөдәрис Әгъләмов Түбән Биш мәктәбендә укыган, аның истәлегенә биредә музей-кабинет булдырылган.
Тормыш иптәше Нәҗибә Сафина бергә гомер иткән елларын кичә барышында бик сагынып сөйләде.
Кунаклар Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дә булдылар. Китапханә, музей- кабинетлар белән таныштылар. Мәктәптә эшләп килүче балалар театры спектакль сәхнәләштереп күрсәтте. Мөдәрис Әгъләмовның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Якташларының иҗаты белән укучылар да яхшы таныш.
Әдәби чара шәһәребезнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә дәвам итте. Китапханә фойесында иҗат әһелләрен җыр-бию, матур сүз белән каршы алдылар. Район җитәкчелеге дә чара кунакларын сәламләде.
Мөдәрис Әгъләмовның балачагын тасвирлаган күренеш тамашачыны таң алдырды. Мәктәп укучылары, китапханә хезмәткәрләре әдипнең шигырьләрен сөйләделәр. Чарада шулай ук мәгариф идарәсе белән берлектә укучылар арасында Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү буенча бәйге һәм аның әсәрләренә ясалган рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.
Район башлыгы кунакларны сәламләп, Түбән Биш авылы берьюлы өч Тукай премиясе ияләрен биргән төбәк. Без моның белән горурланабыз, диде үз чыгышында.
Әдәби кичә барышында күп ихлас , җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. Телебезне саклау, әдәбиятыбызны өйрәнү, язучы-шагыйрьләребезне онытмау-һәркемнең изге бурычы дигән теләк-фикерләр җиткерелде.