Кайбыч районында ел әйләнәсе физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен сәламәтләндерү, ярдәм һәм аралашу чаралары үткәрелә. Мәрхәмәтлек кичәләренең берсендә хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да булып кайтты.
Монда җыелган һәркем бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Әниләргә сабыйларының шат йөзләрен күрү, ә балаларга иптәшләре белән уйнау, күңел ачу , кайберләренә сәхнә уртасында чыгыш ясау зур бәхет.
Әлеге бәйрәмне көтеп алган Рамилә ханымның улы Саматның күзләре тумыштан катаракта чире белән зарарланган. Әллә ничә катлаулы операция кичергән. Сынауларга бирешми, бу юлы чиреген 4-5 билгеләренә тәмамлаган
Әлеге чараны уздыруны башлап йөрүчеләрнең берсе Җәмилә Сәгыева , балалардан да күбрәк шатлана. Ел саен махсус сценарий әзерли. Төрләндерер өчен әкият геройларын да чакыра.
Мондый очрашуларда сәламәтлекләре чикле булудан тартынучан, оялчан балалар да сәхнә уртасына чыга.
Әлбәттә сәләтне ачу, беренче чиратта әниләр тырышлыгы. Үсә барган саен кайбер авыру балаларны тынычландырасы авырлаша.
Тумыштан авыру яисә сәламәтлекләре чикле балалар өчен өйдән чыгып махсус чарага бару, анда аралашу үзе зур шатлык. Кайбыч районында яшәүче андый балалар һәм аларны тәрбияләүче әниләр аерым игътибарга алынган.
Халкыбызның күркәм бер гадәте чәй табыны янында очрашып -сөйләшү. Мәрхәмәтлек кичәсенә чакырылучылар тәм-томнар белән сыйланып, уеннарда катнашып тормыш мәшакатьләреннән азга булса да ял итеп ала.
Бу кичә балаларга бик күп шатлыклы мизгеллләр бүләк итте. Ә шуның өстәвенә барысына да район башлыгы исеменнән күчтәнәчле пакетлар таратылды.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары