«Искусство жить-яшәү сәнгате» мәйданчыгында татар халкының агач төзелеш сәнгатенә багышланган кичәдә, коллекцияләр җыючы Гөлшат Ногәйбәкова соңгы өч ел өчендә туплаган үрнәкләр белән таныштырып, бу төр сәнгаткә булган карашы, фикерләре белән уртаклашты.Белеме буенча табиб ханым, әхлакмын бармы икән минем, бу турыда сөйләргә, мин бит төзүче дә, архитектор да түгел, дигән сүзләрдән башлады очрашуны. Ләкин, бирегә килүчеләр өчен, энтузиаст Гөлшат Ногәйбәкованың эзләнүләре үдә дә кызыклы иде.