Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Өйләнәм. tat” спектакле. Раннур исемле яшь журналист социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә өйләнергә теләвен хәбәр итә һәм кызларны сайлап алу этабына чакыра. Раннур үз сөйгән ярын таба алырмы? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
Шәрык клубында «Безнең шәһәрнең серләре» дип исемләнгән чарага чакырабыз. Кунакларга ХХ гасыр башындагы музыкаль-әдәби кичә һәм аның «мәгърифәтле» тамашачылары турында театр фантазиясе тәкъдим ителәчәк.
13 нче декабрь көнне Кәрим Тинчурин театрында “Театр якытылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән экскурсия була. Ул мәктәп укучылары һәм студентлар өчен Пушкин картасы буенча уздырыла. Яшүсмерләр театр музее, тамаша залы, театр цехлары белән таныша ала. Шулай ук остаханә булуы да көтелә.
Татарстан Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Валиевка багышланган кичә булуы көтелә. Чарада Ләбиб Лерон, Ркал Зәйдулла катнаша. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында “55!” идип исемләнгән зур тамаша булачак. Ул Түбән Кама шәһәренең “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 55 еллык юбилеена багышлана.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Кытай рәссамы Лу Линьның “ Урманның икенче ягы” исемле күргәзмәсе ачылды. Рәссам табигать аша кешенең эчке дөньясын чагылдыра.
29 нчы декабрьга кадәр «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Харис Абдрахман улы Якупов һәм аның укучылары эшчәнлеген чагылдырган күргәзмәгә чакырабыз. Биредә Фәрит Якупов, Зөфәр Гыймаев рәсемнәрен күрергә мөмкин.
Казанда урнашкан Каюм Насыйри музее да үзенә чакыра. Каюм Насыйри – күп кырлы шәхес: тарихчы, тел белгече, язучы, мәгърифәтче. Музей 2002нче елда ишекләрен ача. Экспозициянең нигезен, басма, кулъязма һәм эпистоляр чыганаклар тәшкил итә. Биредә шулай ук галим язган китаплар, шәхси архивтан алынган фотосурәтләр саклана.