Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар телендәге матбугат күзәтүне дәвам итәбез.
“Итекләрегез әзерме? Чын кыш килә” дип сөрән салган “Шәхри Казан” газетасы. hава температурасы климатик нормадан 16-18 градуска кадәр түбәнрәк булды бу араларда. Декабрь башында уртача температура 8 градус тәшкил итәрг тиеш булган булса, үткән атнада кайбер районнарда салкын 32 градустан да артып китте. Бу уңайдан мәктәп укучыларының укулары тукталып торды хәтта.
Мәктәп димәктән, Россиянең дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучыларына дәрестә телефон куллануны тыя торган канун кабул итте. Бу уңайдан бирелгән язмада журналист “Укытучыны мәсхәрәләүче фото hәм видеолар кимерме? дигән риторик сорау куйган. Ул кадәресен вакыт күрсәтер. Әмма безнең илдә бөтен эшләр дә бер чиктән икенче чиккә тайпылу юлы белән эшләнә.
Без башта проблеманы китереп чыгарабыз да аннары шул үзебез үк уйлап чыгарган проблеманы батырларча хәл итү белән мәш киләбез.Беренче гыйнварга кадәр газ җиhазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә өлгермәгән кешеләргә 40 меңнән алып 100 мең сумга кадәр штраф яный дип мәш килгән халыкның бу араларда төн йокысы качты. Алай гына да түгел, республикадагы газ оешмаларында озын-озын чиратлар хасил булды.
Газ килешүен кайчан төзергә дигән сорауга җавапны “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе эзләгән. Аннан аңлашылганча, шәхси йорт хуҗаларына, шул исәптән авыл халкына да кулдагы килешүнең вакыты чыкканчы, яңасын төзергә кирәкми. Калада яшәүчеләргә яңа килешү төзү мәҗбүри ди. Мондый очракта нәрсә дисең инде- кычытмаган җирне кашу белән шөгыльләнүче дәүләт чиновниклары булган, бар hәм булачак. Безгә алар янәшәсендә исебез китмичә генә яшәргә өйрәнергә вакыттыр.
Кыш әле ул зәмхәрир суыклар hәм ишеп яуган кар гына түгел, ә сугым чоры да. “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе сыйфатлы итне ничек танырга, итнең кайсы өлеше тәмлерәк, кайсы районда ит бәясе ничә сум тора кебек сорауларга җавап тапкан. Әлегә авыл тырыша-тормаша мал асрый асраулыкка. Ләкин кырыкмаса кырык төрле авырлыклар авыл кешесенең дә сабырлыгын төкәндерә. Эшләр алга таба да болай барса, ит бәяләре процентлап кына түгел, мәртәбәләп артырга мөмкин дигән нәтиҗәгә киләсең бу язманы укыганда.
“Ватаным Татарстан” газетасындагы тагын бер укымыйча калып булмый торган язма бар. Ул Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, раман язучы беренче татар хатын-кызы Мәдинә Маликова белән әңгәмә. Китап язып тормышын алып баручы язучының тормышка карата булган карашлары аеруча кызыклы.
Тормыштан тәм табып, Мәдинә апа Маликова әйтмешли, җырлый-җырлый, бии-бии яшәргә насып булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!