Республикада Волонтерлык юнәлешендә матур эшчәнлек алып баручылар җитәрлек. Бүген аларның күпчелеге махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәмгә берләште. Актаныш районы волонтерлары иртәгә 9 нчы декабрдә хәрбиләргә гуманитар ярдәм юллыячак.
Волонтерлар хәрәкәтенә үзенең ничек кереп киткәнен хәтерләми дә Гөлинә. Әммә үзе башкарган эшне төгәл итеп яратып башкара. Илдә мобилизация игълан ителгәннән соң егетләргә ярдәм итү теләге белән социаль челтәрләрдә махсус төркем булдыра ул. Шул көннән алып Актаныш районы волонтерларының әйдәүчесе, ярдәм өмет итүчеләрнең ныклы терәгенә әверелә.
Фирдания Нуруллина Гөлинәнең төп ярдәмчесе. Улы хәрби хәрәкәткә алынганнан соң ул да әлеге эштә кайный башлый.
Бүгенге көндә Фирдания апаның улы Нияз госпитальдә. Берничә көн элек кенә каты яраланган улы белән ул телефон аша хәбәрләшеп тора. Иң авыр вакытларны менә шулай волонтерлар белән бергәләшеп кичәбез ди ана.
“Яшьлек” яшьләр үзәгендә урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктының ишеге ябылып тормый. Ярдәм итү теләге белән күпләр кирәк-ярак тутырылган сумкалар белән бирегә мөрәҗәгать итә. Барысын да җиңү, егетләрнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайту теләге берләштерә.
Волонтерлар бүгенге көндә гуманитар ярдәм җыю пунктында кайный. Килгән әйберләрне тәртипләп тартмаларга урнаштыралар. 9 нчы декабрьдә алар госпитальгә, 15 дә исә хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм юллый.
Регина Салахова, Ләлә Зәйнуллина, Татарстан яңалыклар, Актаныш районы.