Көчле котельныйлар республика буенча оператив рәвештә хәрәкәт итәргә һәм аварияләрне бетерү вакытында җылылык челтәрләренә тоташырга, шулай ук торба үткәргечләрне көчле салкыннарда тотарга сәләтле.
Күчмә котельный, җылылык белән 250 мең квадрат метрга кадәр мәйданны тәэмин итә ала. Бу торак яки социаль әһәмияткә ия объектлар — мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, театр булырга мөмкин. Әлеге җайланма авария-техник запасны тәшкил итә, аңа электр белән тәэмин итү өчен дизель электр генераторлары, торбалар, насослар керә.