Балалар милли театр иҗатын үстерү максатыннан, Саба районы мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге унберенче Республика балалар театр сәнгате бәйгесенең финалы узды. Кайсы театр коллективы җиңүче дип табылды? Саба раойныннан чираттагы репортаж.
“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә” дип язган бөек шагыйребез Габдулла Тукай.Балалар театр сәнгатен үстерү максатыннан үткәрелгән әлеге конкурска 61 театраль күренеш тәкъдим ителгән. Шулар арасыннан иң яхшы 10 коллектив йомгаклау этабында чыгыш ясады. Әтнә муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең “Әкият иле” театр коллективы конкурсларда беренчелекне бирми. “Без һәм театр” Бөтенроссия театр фестивалендә дә беренче урын яулаганннар.
Быел да әтнәлеләр уртанчылар төркемендә беренчелекне бирмәделәр. Финалга чыгучылар арасында Теләче районы Баландыш төп мәктәбеннән “Өмет” театр коллективы да бар иде. Исемнәре җисемнәренә туры килә. Араларында өметле яшьләр байтак. Назлыгөл Гайнетдинова үзләре тәкъдим иткән Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” спектаклендә Мөнирә образын башкара.
Раушания Зәйнуллина театр түгәрәген 36 ел җитәкли. Ул шәкертләре турында бары тик уңай фикердә.
Эзмә урта мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Ләбиб Леронның “Чәпәләй һәм Тәпәләй маҗаралары”н сәхнәләштерде. Нәфисә Җиһаншина җитәкли торган әлеге коллектив бик күп кенә конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган.
Конкурсантларны район башлыгы исеменнән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Рәшит улы Кәримов сәламләде.
Театр дөньясында балаларның дөньяга карашлары киңәя, театр күренешләре аша күңелләренә үгет-нәсыйхәт орлыклары чәчелә. Шәүкәт Биктимеров исемендәге XI Республика балалар театр сәнгате бәйгесе моны тагын бер кат раслады.
Алия Галиуллина, Раилә Галәвина Рөстәм Хәлилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.