Татарстан Гидро-метеорология һәм әйләнә-тирә мохит идарәсе аномаль салкын һава торышы турында кисәтә. Бу атнада термометр баганалары 34 градуска кадәр салкын булуын күрсәтә. Синоптиклар салкыннарның берничә көн булуын фаразлый.
Кискен суыклар башлану сәбәпле, Татартсан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга саклык чараларын үтәргә киңәш итә. Өшү җәрәхәтләре алудан саклану өчен урамда туңмаска, яхшы тукланырга һәм җылы киенергә кирәк.