Бүген Түбән Камадан махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрделәр. Аны районда яшәүчеләр җыйган. Бу эштә «Донбасс иреклеләр берлеге», «Сугышчан туганлык», волонтерлар актив катнашкан, ә йөкне төяү өчен «Газель» машинасын Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин бирде.
Активистлар йөк машиналары өчен алты зур покрышка җибәрде. Фронтта тәгәрмәчсез берничек тә булмый, ә алгы сызыктагы экстремаль шартларда резина бик тиз яраксыз хәлгә килә. Тәгәрмәчләр — зур партиянең бер өлеше генә ул. Гуманитар йөкнең төп өлеше — ул исемле посылкалар. Шулай ук госпитальләр өчен караватлар һәм техника өчен маскировкалау челтәрләре дә җибәрелде.
«Юл, әлбәттә, авыр, урыны белән хәтта куркыныч. Ләкин волонтерларны бу туктатмый. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», — ди «Донбасс ирекләре берлеге» вәкиле Олег Есипов.
«Без килгәнгә, ярдәм, бигрәк тә Туган илдән исемле посылкалар килгәнгә хәрбиләр һәрвакыт шат. Бик көтәләр. Барлык гаризаларны да эшләп бетерергә тырышабыз», — дип өстәде Олег Есипов.
Бүген «Газель»гә кирәк-яракларны төяделәр. Мондый күләмдә йөк җибәрү җиңел түгел. Шуңа күрә волонтерлар ярдәм сорап Дәүләт Думасы депутатына мөрәҗәгать иткән.
«Без Айдар Метшинга мөрәҗәгать иттек, ул ике «Газель» бирде. Уртак тырышлык белән бар да килеп чыкты», — дип сөйләде Есипов.
Украинада махсус хәрби операция 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Аны РФ Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде.