Күренекле шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиевның арабыздан китүенә 40 көн үтте. Казанда зурлап коръән ашы уздырылды. Олы шәхесебезнең рухына дога кылырга Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Иран, Казакстан һәм Төркиядән дә килделәр. Коръән ашын Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт укыды.
Халкыбыз өчен зур югалту. Разил Вәлиевның кырыгына Коръән ашы Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазьләре белән башланып китте.
Барысы да Татарстаныбыз өчен кадерле Разил абый рухына дога кылырга кулларын күтәрә. Догадан соң Фәрит Мөхәммәтшин Разил Вәлиев белән булган уртак хатирәләре белән бүлеште.
Разил Вәлиевның кырыгына аны олылап Иран, Төркия, Казакстан, Үзбәкстан консуллары да килгән иде. Биредә Разил Вәлиевның никадәр бөек булганына инанасың.
Коръән ашына килүчеләр берсе дә Разил Вәлиевның арабыздан киткәненә һаман да ышана алмый.
Мәшһүр Разил Вәлиевның иҗаты да, үзе дә әле озак еллар күңелләребездә яшәр. Кылган догаларыбыз аның рухына барып ирешсен.
Миләүшә Гыйльфанова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.