Ул бер атна дәвамында ягъни 7 нче декабрьгә кадәр барачак. Фестиваль спектакльләрен барлыгы 6 мәйданчыкта карап була.
Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» татар дәүләт курчак театры.
2 нче декабрьдә программа буенча Буа дәүләт драма театрына бару планлаштырылган. Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган. Быел «театраль лекция» уздырыла, театр тәнкыйтьчеләре лекцияләрне Татар китабы йортында үткәрәчәк. 15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә.