Машина йөртүчеләрне җәйге тәгәрмәчтә йөрү өчен штрафлар белән куркыталар.Социаль челтәрләрдә һәм хәтта массакүләм мәгълүмат чараларында, янәсе, 1 декабрьдән кышкы шиннарга күчмәгән һәркемне административ җаваплылыкка тартачаклар, дигән хәбәр таралды. Бу алайтүгел, һәм бу хакта инде Россиянең эчке эшләр министрлыгында белдерделәр. Полиция хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә ярдәмгә һәм аңлату эшләренә юнәлдерелгән. Бу турыда кабат Эчке эшләр министрлыгында искә төшерделәр.