Яңа Әмзәдән Фәрит һәм Җәмилә Гыйльметдиновлар теләк булганда авылда да эшләргә булуны үз мисалларында раслыйлар. 10 ел дәвамында алар шәхси ярдәмче хуҗалык алып баралар, терлек асрыйлар, кош-корт үрчетәләр. Гаиләнең үз пилорамасы да бар, ул да алар өчен керем чыганагы булып тора. Эш сөючән авыл кешеләре турында тулырак алдагы материалда.
Җәмилә Гыйльметдинова малларга зур савытта ике көнгә бер азык пешерә. Хуҗалыкта 10 савым сыеры бар. Хәзерге вакытта тәүлегенә уртача 40 литр сөт бирәләр. Бозаулаганнан соң 100 литрга җитәчәк, ди хуҗабикә.
Барлык көчләрен шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә юнәлдерәләр. Берничә ел элек дәүләт ярдәме белән хайваннарны тоту өчен яхшы бина төзегәннәр. Хуҗалыкны алып бару күп көч һәм акча таләп итә. Иң чыгымлы өлеше- азык сатып алу. Бергәләп эшләгәндә барлык кыенлыкларны җиңеп була, диләр алар.
Гаилә башлыгы Фәрит Гыйльметдинов агач эшкәртү белән шөгыльләнә. 10 ел элек абыйлары белән бергә пилорама сатып алганнар. Шул вакыттан бирле җиһаз эшсез тормый. Хәзер чираттагы заказ үтәлә, Алексеевск районыннан Россия Герое өчен 15 кубометр агач эшкәртәләр.
Гельметдиновлар киләчәккә планнар корып яши һәм үз үрнәкләрендә шөгылеңне яратканда авылда яшәргә һәм эшләргә мөмкин булуын исбатлыйлар.
Ләлә Зәйнуллина, Айгөл Сергеева, Ильшат Махмутов. Татарстан яңалыклары. Нурлат районы.