Техниканы 2024 елгы кыр эшләренә әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында Премьер-министр Алексей Песошин уздырды.
Кырларда шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә. Узган шимбә конгэ 470 мең тонна чөгендер җыю планлаштырылган иде. Бүгенгә төп бурыч — техниканы киләсе сезонга әзерләү. Республикада 11 мең трактор, 3 мең ашлык җыю комбайны, 1 меңнән артык үзйөрешле ургычлар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга кирәк. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен 5 миллиард ярым сумнан артык акча кирәк булачак дип фаразлана.
Һәр шимбә шәһәрләрдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. Алар Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы шәһәренең һәм Яшел Үзән районының 2 Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза. Биредә ит, яшелчә, бәрәңге, сөт, продукциясен арзан бәядән сатып алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, ярминкәләр 23 декабрьгә кадәр узачак.
Актаныш районы механизаторлары яңа чәчү елына техниканы быелдан ук әзерли башлады. «Актаныш» агрофирмасында чәчү һәм урып-җыю техникасы җитәрлек, биредә махсус эретү станогын да бар. Әлеге җайланма ярдәмендә чит илдә җитештергән запасчастләрне үзебез дә ясап була.
Бер сыердан якынча 30 килограмм сөт савыла. Биредә барысы да компьютер ярдәмендә башкарыла, эшче эшнең барышын игтибар белән күзәтергә тиеш.
“Актаныш” агрофирмасында 3мең дән артык эре мөгезле терлек исәпләнә, шуларның 600зе савым сыерлары.