Яшел Үзәндә яңа элеватор. Татарстан өчен бу зур проект. Төзелешнең беренче этабы инде тәмамланды.Тулырак алдагы язмада.
Булачак мега-элеватор берничә километр ераклыктан күренә. Комплексны ел ярым эчендә торгыздылар. Урынын да үзенчәлекле итеп сайладылар- Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә. Республика хөкүмәте дә хуплады. Төзелешнең беренче этабы инде тәмамланды, ашлык ничек кайтарыла һәм бушатыла әлеге эшнең барысы да башкарылды.
Сүз уңаеннан, лаборатория, биредә ук урнашкан. Белгечләр шундук бодайның төп күрсәткечләрен билгелиләр
Әгәр орлык дымлы булса — аны шунда ук комплекста киптерергә һәм саклауга салырга мөмкин.
Республикада мондый комплексның тиңнәре юк, Татарстан өчен дә бу зур проект, һәм аңа күпләп җитештерүчеләр , шул исәптән күрше төбәкләрнең дә ихтыяҗы бар.Корабльгә төяү вакыты 10 сәгатьтән дә артык түгел, уртача моңа дүрт көн вакыт китә. Тизлек бик югары — сәгатенә җиде йөз тоннага кадәр, уртача баржа биш мең тоннага кадәр кабул итәргә мөмкин. Элеваторны план буенча тулы куәткә керткәннән соң, киләсе елда ашлык агымы теләүчеләр иөчен, шул исәптән чит итлләр ихтыяҗына да озатыла.
Чулпан Әмири, Алмаз Хакимов. Александр Решеткин Яшел Үзән районы.