Әдәбият темасын дәвам итеп, Владимир Путин «Машук» яшьләр форумында белдергәнчә, совет чорында милли телләрне саклау буенча махсус программалар булуын белдерде. «Хәзер, әлбәттә, боларның барысын да заманча, яңа нигездә торгызырга кирәк. Бик мөһим мәсьәлә. Чөнки һәр елны дөньяда бик күп телләр юкка чыга. Әдәбият юкка чыга».