Мәшһүр татар шагыйре, язучы, драматург, журналист, сугыш корреспонденты Гадел Кутуйның тууына 28 ноябрь көнне 120 ел тулды. Шул уңайга Казанда Мөштәри урамында Гадел Кутуй яшәгән йортта аның яңартылган истәлек тактасы ачылды. Тантана язучылар берлеге, дәүләт эшлеклеләре һәм Гадел Кутуйның туганнары катнашында узды. Чарадан хәбәрчебез язмасы.
Бер гасырдан артык ел узса да, аның иҗатыхәзер дә актуаль. Әлеге өйдә 1929-1942 елларда яшәгән Гадел Кутуйның мемориаль тактасына тантаналы рәвештә барельеф куелды.
Гадел Кутуйның татар әдәбиятына алып килгән яңалыклары күп – шулардан берсе –иң беренче татарча футуристик әсәрләр. Кумиры — Владимир Маяковский була.
Канатланып иҗат иткәндә Гадел Кутуйның канатын сындыралар. Дошманнар аңа җидегәннәр төркеменнән дип яла яга, шагыйрь кире сугышка китептуган ягына кире кайта алмый, суык тиеп госпитальдә яшьли җан бирә.
Мемориаль тактаның авторы – скульптор Рөстәм Габбасов. Гадел Кутуй – халкыбыз өчен кадерле исем, аның мирасын саклау – безнең бурычыбыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.