Татарстан өчен дә, дөньяның барлык татарлары өчен дә әлеге көн — истәлекле тарихи мизгел.
Шул уңайдан республика халкын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.Моннан утыз ике ел элек, 1991 елның 29 ноябрендә, Татарстан Югары Советы республиканың яңа дәүләт символы буларак яшел, ак һәм кызыл төсле әләмне раслады.
Бүген республикадагы һәр әһәмиятле вакыйга – халыкара очрашулар яисә рәсми сөйләшүләр, спорт, иҗтимагый чаралар – берсе дә Татарстан флагыннан башка үтми.
Кадерле ватандашлар! Шушы бәйрәм көнендә без зур бурычларны хәл итүдә үзебезнең катнашуыбызны тагын да ныграк тоябыз. Ышанам, куелган максатларга ирешербез, Ватаныбызның бөеклеге хакына барлык ниятләребезне тормышка ашырырбыз! диелә Парламент Рәисе котлавында.