Чыгарылышыбызны кайгылы хәбәр белән дәвам итәбез.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, ГабдуллаТукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе — Наилә Гәрәева мәңгелеккә китеп барды. Аңа 84 яшь иде. Легендар артист белән хушлашу — бүген 29 ноябрьдә — иртәнге 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була.