Яшәү дәверендә тормыш мәгънәсе турында еш уйланып, үз-үземә: “Миннән башкаларга нинди файда бар?” дигән сораулар бирәм. Шундый уйлар кешеләрне башкаларга ярдәм итәргә этәрә дә инде дип белдерде Надежда Ермолаева «Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге» эшчәнлегенә багышланган түгәрәк өстәлдә. Оешманың еллык нәтиҗәләре белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да танышып кайтты.
Түгәрәк өстәл утырышында коммерцияле булмаган оешма буларак теркәлгән “Ышаныч , Өмет, һәм Мәхәббәт” үзәге эшчәнлегенә һәрдаим хәерхаклы район җитәкчелеге, Казан белгечләре дин әһелләре, көмеш волонтерлар, мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче аналар катнашты.
Эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау ел ахырында гадәти хәл, ә гадәти булмаганы бер тәүлек эчендә дә сөйләп бетерә алмаслык хисап. Ярый әле аның шактый өлеше экран аша тәкъдим ителде. Димәк , Кайбыч районында Гаилә кыйммәтләрен саклауга ярдәм итү” эше елдан-ел яңа юнәлешләр ала, тармаклана һәм гаиләләргә игътибар, ярдәм арта.
Безнең оешма төрле юнәлештә эшли. Төрле булса да барысы да гаилә кыйммәтләрен саклауга барып тораша. Аеруча күп балалы, сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче , тормышта кыен хәлдә калган аз керемле гаиләләр белән эшлибез. Мәдәни чаралар да, консультацияләр, тренинглар уздырабыз. Аларны үткәрү чыгымнарын Татарстан республикасының коммерцияле булмаган оешмаларга бирелә торган грант ярдәмендә каплыйбыз, әлбәттә район хакимияте дә булыша.
Соңгы грантлары “Ата-ана булучыларга һәм балачакка ярдәм” дип атала . Моннан тыш әлеге оешма семинарлар, гаиләләрдә ныклы уңай эмоциональ элемтә урнаштыру өчен психологик тренинглар үткәрә.
Күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге оешма һәм аның җитәкчесе күптән түгел Татарстан Рәисе премиясенә лаек булды
Әлбәттә, әлеге оешмага Кайбыч районының әти-әниләр дә рәхәтле
Кайбыч районындагы кебек гаиләләргә өмет уты бирүче, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар күбрәк булсын иде.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары