Беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты » ШАЯН ТВ» га 5 яшь тулды. Шул уңайдан Татар дәүләт опера һәм балет театрында » Шаян» да » Үзгәреш җиле» дигән балалар концерты булып узды. Тулырак алдагы язмада.
Бәйрәм мохите тамашачы залына кергәнче башлана. Биредә кунакларны ШАЯН ТВНЫҢ геройлары, алып баручылары каршы ала. Теләк белдерүчеләр махсус әзерләнгән җирдә фотога да төшә алды. (ПЕРВЫЙ КАДР). Шаян ТВ каналы 5 ел дәверендә балаларны, яшьүсмерләрне төрле әкиятләр, программалар аша татар теленә кеызыксыну уята. Бу турыда мөхтәрәм кунаклар да ассызыклады.
Әлеге чара республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңнә якын сәләтле баланы бер мәйданчыкка җыйды. ШАЯН ТВ каналы телләр комиссиясе белән берлектә шактый гына проектлар булдыра.
«Шаян ТВ» барлыгы 20дән артык тапшыру белән телевизор караучыларны сеөндерә. Шулар арасында тәрҗемә ителгән мултфилмнар да бар. Гомүмән «Шаян ТВ» каналында балалар һәм яшүсмерләр өчен файдалы тапшырулар бихисап, шуларның берсе «Шаян балалар».
Кичәдә » Сәйлән» фестивале җиңүчеләре башкаруында җырлар яңгырады. » Тамашачы игътибарына “Балалар җыры» бәйгесендә катнашкан клиплар тәкдим ителде. Динә Нәҗметдинова, Илдар Галяутдинов.