Иманлы кешене иртәме соңмы сукмак мәчеткә илтә. Апас якташлык җәмгыяте вәкилләре быел ачылган «Ал таң» мәчетенә сәяхәт оештырды. Иман йортыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Габдрәхим Утыз Имәни исемендәге “Ал таң” мәчете Казанның Имәнлек һәм Рихард Зорге урамнары чатында төзелгән. Үзәктән читтәрәк булгач барып, күреп , танышып китсеннәр өчен Апас якташлык җәмгыяте вәкилләре иман йортында очрашу оештырды. Җырчы Илсур Сафин өчен иман йорты аеруча кадерле. Якында гына торабыз , шимбә саен улым белән мәчет яныннан ерак түгел чаңгы шуабыз. Безнең күз алдында төзелде дип уртаклашты.
Бу җәһәттән Татарстан күләмендә якташлык җәмгыяьләренең эше аеруча саллы Апас якташлык җәмгыяте дә халкыбызның милли мәдәният һәм дин сагында. Үз төбәкләреннән чыккан күренекле якташлар исемнәрен мәңгеләштерү, тарихи исемнәрне кайтару, иман йортлары эшчәнлеген үстерү дисеңме, барысында да катнашып кайбер чараларны башлап йөриләр. Һәм ул эшчәнлек инде 30 ел дәвамында башкарыла.
Якташлары “Ал таң” мәчете имам-хатыйбына Апас мәчетләренә багышланган китап бүләк итте. Китапның үз авылы Иске Энәлегә багышланган битне ачкач туган йортка кайткан кебек булдым ди Ирек хәзрәт.
Мәчет бинасындагы сәяхәт вакытында Ирек хәзрәт якташларын вәгазьләп тә алды, беренчел дини белем алу өчен махсус сыйныфлар белән дә таныштырды. Апас якташлык җәмгыятенең мәчет белән берлектә киләчәктә дини чаралар оештыру нияте дә бар.
Ислам динендә һәр гамәл нияткә карап бәяләнә. Апас якташлык җәмгыятенең изге нияте чынга ашар дип өметләник.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.