Казанда ел саен уздырыла торган “Болгар Радиосы” милли музыкаль премиясен әзерләү эшләре бара. Тантананага әзерләнү мизгелләрен бездә күреп кайттык.
“Иртәнге чәй” тамашасында Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар “иртәнге чәй” тапшыруында. Әлеге гаилә дуэты «Болгар радиосы» еллык милли премиясе лауреаты. Алып баручылар буласы тамашаның нечкәлекләре турында кызыксына.
Бөтен татар эстрадасы бер сәхнәдә. Лауреатларны радиостанция тыңлаучылары һәм тамашачылар сайлый. Унберенче премиягә 30 артист тәкъдим ителгән.
Әлеге тантана башкалардан аермалы булачак. Яңа режиссёр, декорация, утлар һәм сыйфатлы тавыш. Тере тавыш.
Алтын сыннар ияләре хит-парадның өске юлларын биләгән җырчылар булачак. Тантана 9 нчы декабрьдә Казанда уза.
Алия Галиуллина, Алмаз Хәкимов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.