28 ноябрь көнне Галиәсгар Камал театрында “ Санаулы кичләр” спектакле. Пьеса сугыш, блокада, репрессия турындагы яралы истәлекләр белән сугарылган, ул яралар төп геройны да читләтеп үтми.
Театр тарихы белән якынрак танышасыгыз килсә “Шәрык клубы” на рәхим итегез. Биредә тамашачы игътибарына Габдулла Кариевның “ Артист” спектакле тәкъдим ителә. Әлеге спектакл артистның бер көнлек тормышы турында
“Хәзинә” милли сәнгать галереясында Кытай рәссамы Лу Линьның “ Урманның икенче ягы” исемле күргәзмәсе ачылды. Рәссам табигать аша кешенең караңгы эчке дөньясын чагылдыра.
Кәрим Тинчурин театры экскурсиягә чакыра. Биредә танылган шәхесләрнең костюмнарын күреп, аларның иҗат юлы белән якынрак танышырга мөмкин.
Камал театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Вәҗиевның юбилей кичәсе узачак. Чарада хезмәттәшләр котлавы, “Игезәк” спектакле уйналуы көтелә, төп рольне юбиляр башкара.
Тинчурин театрында премьера. “Ай, былбылым” спектаклендә Төрле сәбәпләр аркасында картлар йортына эләгүче геройлар турында сөйләнә.
“Эх, гармуннар уйный белсәм…” дип исемләнгән чарага чакырабыз. Кичәдә танылган артситларның җырлары яңгырыячак.
Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Йөрәк сере” спектакле. Сугыштан соң халык нинди хис-кичерешләр тойган? Абыйстакайның йөрәгендә үлемсез мәхәббәт ярасы яшерелгән. Серне кем ачар?