Кайбыч районы мәдәният йортында әниләргә багышланган “Ана булу – изгелекнең таҗы” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Иң бөек затларыбызга багышланган хөрмәтләү кичәсеннән Мөршидә Җиһан репортажы.
Әни дип өздереп эндәшүдән алар синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә. Әнә шундый беренче карашка гади дә әмма мәгънәле сүзләр белән башлады Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әниләренә әзерләнгән махсус кичәне. Сәхнә уртасына күтәрелгән Олы Кайбычтан Кәшифә Арсланова, Сания Җиһаншина, Иске Чәчкабтан Минзилә Галләмова күп бала табып үстергән әниләр.
Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән күп балалы әниләр — Кошманнан Мөслимә Җәләлиева, Кече Мәмедән Зоя Шапеева, Иске Чәчкабтан Мөнәвәрә Әхмәтова, Олы Подберезьедан Анна Чекмарева сәхнә түрендә бүләкләнде. Байморзадан Рита Иванова бала үстерү серен дә уртаклашты. Чәчәк бәйләмнәре арасында күмелеп калган Рита апа 10 бала әнисе.
Кайбыч районыннан йөздән артык ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнаша. Залның алгы рәтләрендә аларның якыннары, гаиләләре. Аларга да чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Бу кичәдә яңгыраган җырлар да шигырьләр дә аеруча күңелгә үтеп керә торганнадан булды. Әниләрне елмайтты да елатты да.
Үзләренеке янына чит балаларны сыендырган, тәрбиягә алып, аларга бар назын биреп үстергән әниләр дә бар. Аларның да зурлрп сәхнә түрендә котладылар. Кайбыч районы Әниләргә һәр елны йөрәкләргә үтеп керерлек әнә шундый хөрмәт кичәсе ясый.
Мөршидә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев Татарстан яңалыклары