Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе үтте. Чарада Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты. Тулырак хәбәрчебез Миләүшә Гыйльфанова язмасында.
Роберт Миңнуллин үзе яныбызда булмаса да, аның турында истәлек һәрберебезең күңелендә яшәп килә. Балачакта аның шигырьләре белән тел ачылса, үсә төшкәч, Роберт абыйның әсәрләреннән тормышның төрле яклары турында беләсең. Татарстан дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең Роберт Миңнуллин белән татарчага өйрәнүен сагынып искә алды.
Искә алу кичәсендә балалар өчен иҗат итүчеләр Роберт Миңнуллин исемендәге премия белән бүләкләнде. Алар арасында Галимҗан Гыйльманов кебек тәҗрибәле язучыларыбыз да, әле каләм тибрәтә башлаган гына мәктәп укучылары да бар иде.
“Бернигә дә карамый, мәхәббәтсез яшәү ярамый.” Шагыйрьнең хатыны белән мөнәсәбәтләренә сокланып кына карыйсы килә. Клара ханымга күп кенә шигырьләр багышланган.
Иң катлаулы елларда, СССР ның таркалуы һәм яңа Россия барлыкка килү чорында Татарстан Роберт Миңнуллин кебек депутатларның ышанычлы кулында булды.
Кичәдә Роберт абыйның иҗатына матур сәяхәт ясалды. Театральләштерелгән әдәби-музыкаль тамаша, мәшһүр җырчыларыбыз башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар шигырьләр белән үрелеп барды. Роберт Миңнуллинның якташлары да озын юлны кыска итеп килгәннәр.
2022 нче елда Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исеме бирелде. “Татар-башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк!” Минтимер Шәймиев Роберт Миңнуллинга багышлаган шигырендә шулай ди. Иҗат елларында шагыйрь татар, рус һәм башкорт телләрендә 34 китап бастырып чыгарган.
Миләүшә Гыйльфанова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.