Республикабыз зур югалту кичерә. 69 яшендә «Майский» теплица комбинатының алыштыргысыз җитәкчесе, танылган хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Илшат Ганиев вафат. Ул үзеннән соң зур сәнәгать гигантын гына түгел, җитештерүдә хезмәт батырлыгы, намус һәм лидерлык үрнәген күрсәткән кеше.
Аның баряклап та үрнәк булуын күпләр раслый. Ул Баулы районында туган, ә хезмәт эшчәнлеген комбинатта үсемлекләрне яклау буенча гади агроном буларак башлаган. 89 нчы елдан «Майский» совхозын җитәкли, нәтиҗәдә ул яшелчә җитештерү буенча чын сәнәгать гигантына әверелә. 90 нчы еллар башында Борис Ельцин, мондый хәлне беренче тапкыр күрүен билгеләп үтә, тепличниклар белән турыдан-туры эфирда Владимир Путин аралаша. Илшат Ганиевны Рөстәм Миңнеханов та еш кына үрнәк итеп куя иде.
Бу җитештерү цехы аның тормышындагы иң төп эше иде. Илшат Ганиев — без халык өчен тырышабыз, шуңа күрә продукция яхшы сыйфатлы булырга тиеш икәнен hәрвакыт ассызыклап килде.
Тәҗрибәле җитәкченең алдан күзаллауы тармакта беренче булып җитештерүдә иң яңа технологияләрне кертергә мөмкинлек бирде. Монда беренчеләрдән булып йөк машиналарын газ-мотор ягулыгына күчерәләр, ә читтән товар кертүне алыштыру белән моннан ике дистә ел элек шөгыльләнә башлыйлар. Бүген бөтен җиһазлар да үзебездә җитештерелгән.
Илшат Ганиев Татарстан Дәүләт Советының берничә чакыру депутаты, танылган хәйрияче, халыкара премияләр, бүләкләр һәм орден- медальләр иясе. Киләсе елның гыйнвар башында Илшат Ганиевка 70 яшь туларга тиеш иде.