Мөгаллим, мөгаллимә! Язлы Арташ авылында яшәүче ирле-хатынлы Хаҗия һәм Хатыйп Әгъләмовлар икесе дә гомер буе балаларга белем һәм тәрбия бирә. Гаиләдә дә, мәктәптә дә бергә була алар. Лаеклы ялга чыккач та, вакытларын күңелле һәм файдалы уздыралар. “Укытучы һәм остаз елы” кысаларында без дә үрнәк гаилә белән очрашып, алар белән якыннан танышып кайттык.
Һәръяклап сәләтле, кунакчыл, һәрбер мәсьәләгә төпле карашы булган укытучылар гаиләсе белән аралашу да җиңел. Кем генә килсә дә бу йортта ачык йөз белән каршы алалар.
Күп тә үтми укытучы авырып китү сәбәпле 8 нче сыйныфларга физика фәнен укытырга кушалар. Балалар күп заман. Ул вакытта 1нче класста 30 ар бала укый. Беренче дәресләр директор урынбасары күзәтүендә үтсә, тора-бара үзе генә алып бара башлый.
Керү имтиханнарын чын татар телендә тапшырып, Хатыйп әфәнде институтның физика, математика бүлегендә читтән торып белем ала башлый. Шулай үзе дә укып, балаларны да укытып яшәгәндә армиягә чакыру килеп төшә.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач интернатта тәрбияче, пионер-вожатый, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Шул ук вакытта физика фәненнән дә укыта. Булачак тормыш иптәше Хаҗия ханым Завод Нырты мәктәбенә юллама белән математика укытучысы булып эшкә кайта. Хатыйп әфәнде аны бер күрүдә ошата.
Хаҗия ханым картиналар иҗат итсә, Хатыйп әфәнде үзе барлыкка китергән станокта пенопластан берсеннән-берсе матур сыннар ясый. Яңа ел бәйрәмендә дә капка төбен үзе ясаган сыннар белән бизи. Аларның уртак шөгыле бакчачылык һәм үлән чәйләре әзерләү. Үләннәрне җыеп, киптереп, матур савытларга салып үзләре куллана, якыннарына бүләк итә. Әгъләмовлар мәктәптә генә түгел, тормышның һәр өлкәсе буенча укытучы һәм остаз. Алар белән төрле темага сөйләшер сүзләр бетми. Хезмәттә үткән гомернең лаеклы ялын да төрле төсләр белән баета беләләр.
Алия Галиуллина, Гөлназ Вахитова, Рөстәм Халилов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.