Илназ Зарипов ясаган калай тәрәзә йөзлекләре әллә кайдан күзгә ташланып, узып баручыларны сокландыра. Аларның һәр бизәгенә кул җылысы салынган, эшләнмәләрендә миллилек чагыла. Остаханәдә элек күп эш кул белән башкарылса, хәзер махсус станоклар ярдәмендә ясала.
Иң беренче эшләре белән Илназ Зарипов Чыбыклы авылындагы туып-үскән йортын бизи башлый. Тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләре – барысын да күңел җылысын кушып ясаган ул. Шуларны күреп, сораучылары да арта.
Нәличникләр генә түгел, оста ясаган почта әрҗәләре, йорт адресы язылган элмә такталар, бизәкле коймалар да күпләрнең йортларын бизи. Районның һәр авылында аның эшләнмәләрен очратырга мөмкин. Илназ Зариповның эшләре республикадан читтә дә күпләрне сөендерә.
Элеккеге койма-капкалар, нәличникләр хәзергеләреннән аерылса да, алардагы милли орнамент саклана. Рус, чуваш авылларында да татар бизәкләрен яратулары сөендерә, ди оста. Илназ Зариповның төп һөнәре – янгын сүндерүче. Аннан бушаган арада калай кисү, бизәк төшерү белән мәшгуль.
Илназ Зарипов фикеренчә, матурлык һәркайда булырга тиеш. Шуңа күрә авылның матурлыгын тәрәзә йөзлекләре күрсәтә.
Әдилә Борһанова, Александр Тимофеев, Максим Майоров, Татарстан яңалыклары, Зәй районы.