Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры киңәшчесе Николай Козарь белән хушлашу мәрәсиме «Александр Сергеевич Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә» булып узды.
Николай Федорович Козарь Татарстан Республикасы хакимият органнарында җаваплы вазифалар башкарды. 1977-1986 елларда ул Татарстан АССРның матди-техник базасын тәэмин итү буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары, ә соңырак аның рәисе булып эшли. Төрле елларда Татарстан Министрлар Советы, Республика Президентының эшләр идарәчесе, Татарстан Республикасы Президентының Контроль идарәсе начальнигы булып хезмәт юлын уза. Соңгы елларда Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр Министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе вазыйфасын башкарды.
Һөнәри эшчәнлеге вакытында Николай Федорович Козарь «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы» исеменә лаек булды, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, Татарстан Республикасы файдасына күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.Николай Козарь 81нче яшендә вафат булды. Аны Арча зиратында җирләделәр.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин татарстан яңалыклары.