Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый. Данлыклы Ык елгасы буенда урнашуы аңа бу кәсеп өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра.
Быелгы фестивальдә катнашырга 471 кеше гариза җибәргән. Алар арасында Татарстан һәм Башкортостаннан тыш Омск, Пенза, Свердловск кебек өлкәләр бар. Шулар арасыннан 33 җиңүче сайлап алынган.
Каз белән татарның тормыш юлы һәрвакыт бергә үрелеп бара. “Каз өмәсе” ндә матур йола күрсәтү белән беррәттән, халкыбызның отышлы кәсепләрен торгызу. Татар авылларын саклап калу, киләчәккә татар казы брендын булдыру да күзаллана.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.