Аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтү, демографик вазгыятьне яхшырту – Россия өчен төп өстенлекләрнең берсе, диде РФ Президенты Владимир Путин. Әниләр көненә багышланган концертта ул шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.
Россия лидеры билгеләп үткәнчә, ил алдында торган төп бурычларның тагын берсе – гаилә тормышының лаеклы дәрәҗәсен һәм сыйфатын тәэмин итү, чөнки гаиләдә кешенең шәхесе, дөньяга карашы, аның рухи сыйфатлары һәм башка кыйммәтләре формалаша башлый. Нәкъ менә шуңа күрә дә гаилә – төп нигез, дип билгеләп үтте Путин.
Искәртеп узабыз, югарыда телгә алынган «Герой — ана» дип аталган концерт Кремль сараенда узды. Әлеге чарага алты меңгә якын ананы чакырганнар иде. Бәйрәмдә төрле бәйгеләр оештырылды, аларда җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2023 елда ул 26 ноябрьгә туры килә.