Физик әзерлек күнекмәләрен, тормыш иминлеге нигезләре буенча белемнәрен күрсәттеләр. Түбән Камада урта белем һәм югары уку йорты студентлары арасында республикакүләм ярышлар узды. Аны егетләрнең армия сафларына хәрби әзерлеген ныгыту максатыннан оештыралар. Әлеге чара Түбән Камада өченче ел рәттән үткәрелә. Катанушчылар күрше районнарда да киләләр.
Йөгерү ярышы. Ул катнашучыдан җитезлек, көч, оешканлык таләп итә. Ир-егетләр финишка беренче булып килергә тырышалар.
Ату – төгәллек, көч һәм сабырлык таләп итә торган спорт төре. Ярышларда урта белем һәм югары уку йорты студентлары көч сынаша. Катанушчылар күрше районнарда да килгәннәр. Илназ Гаязов – Актаныш егете. Булачак солдат ярышларның мөһимлеген аңлый.
Ярышлар дүрт этапка бүленгән. Шуларның икесе урамда үткәрелә. Киртәләр полосасын узу үзе берничә биремнән тора.
Турникта тартылу — йомгаклау ярышы була. Барлык нәтиҗәләр буенча җиңүчеләрне билгелиләр. Беренче урынга Түбән Кама педагогия көллияте студентлары чыга.