Җиңүчеләрнең исемнәре билгеле-республикада эшләүче яшьләр арасындагы “Безнең заман” фестивале кубогы ияләрен атадылар. Суперфинал Казанда ике көн дәвамында узды, анда якынча мең ярым кеше — Татарстанның төрле предприятиеләре һәм ведомстволары хезмәткәрләре катнашты. Иң яхшы дигән исем өчен 19 команда ярышты. Номинацияләр берничә — хореография, вокал, театр сәнгате. Әмма кубок барлык юнәлешләрдә дә көчле дип табылганнарга гына эләгәчәк.