«Татар Жыры» халыкара фестиваленең икенче концерты Өфе шәһәрендә узды. Башкортостан башкаласында 8 нче тапкыр үткәрелгән музыкаль чарада популяр татар һәм башкорт эстрадасы артистлары тамашачыларга нинди җырлар бүләк иткән? Алдагы язмада шул турыда.
“Татар җыры” фестивале кабат Башкортостан башкаласында. Өфе тамашачысы бу вакыйганы ел буе көтеп ала, Яшьләр сарае фойесында алма да төшер урын юк.
«Татар Жыры»ндагы беренче адымнарының тарихы белән Гөлназ Асаева да уртаклашты.
Элвин Грей, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров – йолдызларны биредә санап бетергесез. Фестивальнең алып баручылары бик уңышлы сайланып куелган. Айрат Ильясов белән Рамил Шәрәфиев бәйрәм рухы өстәде.
«Татар жыры» фестивале беренче мәртәбә 2000 нче елда Казанда үз эшен башлап җибәрә, ә өч ел узгач халыгара дәрәҗәсенә лаек була.
Өфедәге өч сәгатьлек җыр бәйрәме – тулаем фестивальнең уртасы гына әле. «Татар Жыры» фестивале галА-концерты 16 декабрь көнне Казан шәһәрендә булыр, дип көтелә. Сез дә килми калмагыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Диана Гайнуллина, Ренат Искужин, Татарстан яңалыклары, Башкортостан.