23нче ноябрьдә депутатлар Дәүләт Советының 49 нчы утырышына җыела.
Көн тәртибендә якынча 15 мәсьәлә карала. Шуларның иң мөһиме — республиканың өчьеллык бюджеты. Аны икенче укылышта карарга ниятлиләр. Халык тарафыннан сайланучылар мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты һәм кайбер контроль мәсьәләләр турында фикер алышалар. Шулай ук Президиумда республиканың Экология кодексы мониторингы турында да сөйләделәр.
Төзәтмәләр таблицасын раслады. Барлыгы алар 200-йөз тирәсе килгән. Күпчелеге — республика Хөкүмәтеннән. Финанс министры Радик Гайзатуллин аңлатканча, алар нигездә Казнада федераль акчаларны кайтару зарурлыгына кагылган. Шул рәвешле, киләсе ел бюджеты 15 миллиард сумга арткан керемнәр һәм чыгымнар буенча 400 миллиард сум тәшкил иткән. Комитет рәисе Леонид Якунин фракцияләр һәм депутат төркемнәре вәкилләренә республиканың төп финанс документы турында фикер алышканда бердщм эш өчен рәхмәт белдерде. Аларның күп кенә тәкъдимнәре исәпкә алынган.
Парламентарийлар шул исәптән контроль мәсьәләләрен дә карадылар. Мәсәлән, балалар-яшүсмерләр мәктәпләрендә спорт әзерлеген оештыру турында. Шулай ук сүз кайнар су өчен түләүләр исәпләү һәм территориаль иҗтимагый үзидарәнең муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында да барды.
Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше һәм эксперт советы комитетының уртак утырышында катнашучылар торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Игътибар үзәгендә кайнар су белән тәэмин итү өчен түләүләрне исәпләгәндә торак коммуналь хуңалыгы предприятиеләрендә барлыкка килә торган мәсьәләләр булды.
Республикада сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының күчмә утырышында каралды. Ул «Теләче» сәнәгать паркы базасында узды. Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин республиканың сәнәгать парклары эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Аның сүзләренчә, сәнәгать паркларын үстерү яңа эш урыннары булдыру һәм җитештерү, шул исәптән югары технологияле бизнесны үстерү буенча нәтиҗәле механизм булып тора.
…..
Социаль сәясәт комитеты утырышында парламентарийлар балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында, шулай ук халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Аларны федераль кануннарга туры китерәләр. Контроль мәсьәлә — балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спорт әзерлеген оештыру. Спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, бүген республикада 162 спорт мәктәбе эшли, шуларның 13 — республика һәм 145 — муниципаль мәктәпләр. Аларда 90 меңгә якын бала шөгыльләнә. Мәктәпләрдә 79 спорт төре тәкъдим ителгән. Татарстанда футбол, йөзү һәм хоккей аеруча популяр. Проблемалы мәсьәләләр арасында — кадрлар проблемасы, шул исәптән авылда тренерлар җитмәүе.
Шулай ук профиль комитеты әгъзалары Татарстанда гражданнарны патриотик тәрбияләү турында республика закон проектына төзәтмәләрне карады. Документ Дәүләт Советы утырышында 19нчы октябрьдә каралды. «Без тәкъдимнәр проекты буенча фикер алышу барышында яңгыраган тәкъдимнәрне игътибар белән өйрәндек, — диде Комитет рәисе Айрат Зарипов.
…..
Узган атнада Рөстәм Миңнеханов һәм парламентарийлар «Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казанда I нче Бөтенроссия “Туган тел” форумы үткәрелде. Ул Тәрбия. Белем. Тел” шигаре астында узды. Форумга Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының белем оешмаларынан 800 катнашучы килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов форумда оештырылган күргәзмә белән танышты. Әлеге чара алдыннан фойеда төрле проектлар тәкъдим ителде. Шул исәптән безнең телерадиокомпаниянең туган телебезне саклауга юнәлтелгән эшчәнлеген чагылдырган почмагы да зур кызыксыну уятты. Уңышлы эшләп килүче берничә проектлар арасыннан ”Мин әтине өйрәтәм” радиоспектакле яздырылган винил тәлинкәсе Рөстәм Миңнехановның күңеленә аеруча хуш килде. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, профиль комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов һәм вице-премьер Васил Шәйхразиев белән бергә татар теле кабинетларын бизәү макетын карады.
Азнакайда экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча парламент комитеты рәисе
Азнакай авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләүдә катнашты. Ул, җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча район Татарстанда алдынгы урыннарда тора, дип билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге һәм парламент исеменнән тармак хезмәткәрләрен, ветераннарны котлады. Таһир Һадиев район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән бергә призлар, премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.