Республика күләмендә иң яхшысы дип танылган — Буа якташлар җәмгыяте үз төбәген кайгыртып яшәүче, ярдәмчел, ватанпәрвәр райондашларын, авылдашларын Казанга җыйды. Якташлар очрашуыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы
Очрашу шатлыгы белән уртаклашу ишек төбеннән үк башлана мондый чараларда. Бер яктан сыйныфташың килеп сарыла, икенче яктан авылдашың. Ул да түгел бер-бер артлы күренекле шәхесләр белән күрешкәч, безнең якташ бит дип горурланып куясың. Ә горурланыр шәхесләре бик күп буалыларның.
Республикада беренчеләрдән булып оешкан җәмгыятенең эш тәҗрибәсе дистәләгән еллар белән сыналган. Аның бер кичәдә сөйләп бетерү дә мөмкин түгел . Шуңа да башкарылган эшләргә хисап буларак якташларга Без бит буа җиреннән дип аталган фильм тәкъдим ителде. Буа якташлык җәмгыяте җиде төрле юнәлештә даими эш алып бара. Һәм аларның барысы да диярлек район хакимияте белән берлектә башкарыла.
Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камәртдинов билгеләп үтүенчә Буа якташлыгы җитди иҗтимагый оешма буларак абруй казанган. Туган якны үсешенә бергәләп омтылуыбызның нәтиҗәсе дә саллы булыр. Ирешелгәннәре дә аз түгел. Шуңа да Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр шурасы үткәргән конкурста ел саен диярлек Буа якташлык җәмгяте Республика күләмендә иң яхшысы дип бәяләнә.
Шулай ук Буа энциклопедиясен бастырып чыгару үзе генә дә бәһәләп бетергесез хезмәт. Бакый ага Урманченың исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дәрҗәсендә максатчан эш алып барыла. Буада Бакый урманче музеен төзүгә 250 миллинон акча бүлеп бирелгән. Прокты да әзер. Шулай ук Бакый агага багышланган берьюлы дүрт китап нәшер ителгән. Бакый аганың шигырьләр җыентыгы беренче тапкыр басылып чыкты икенчесе дә тиздән әзерләнеп бетә. Шәхесләребез сериясеннән чыккан китапбы да тиңе булмаган хәзинә. Шушы эшләрне башлап йөрүчеләрнең барысына да рәхмәт хатлары тапшырылды.
Буа якташлык җәмгыятенең үз алдында торган күпкырлы бурычлар һәм проблемаларны уңышлы хәл итәргә сәләтле булуы, яшьләрне җәлеп итүе билгеле, беренче чиратта аның җитәкчесе Ирек Закировка бәйле.
«Игелекле якташ» дип аталган Буа якташлык җәмгыятенең мактаулы исемгә лаек булучылары да дистәдән артык. Эшли дә белә , эшләүченең кадерен дә белә буалылар. Һәр Районның иң зур байлыгы аның халкы. Якташлык җәмгыяте районның чуваш милли-мәдәни үзәге белән дә уртак эшчәнлек алып бара.Әлбәттә бергәбергә эшләгәч күмәк көч күл күчерә. Чаллы шәһәрендәге якташлар җәмгыяте вәкилләре дә Ирек Закировтан үрнәк алып эшли.
Бәйрәм концертында Буа җирендә туып үсеп танылу алган артистлар да үзешчән сәгать әһелләре дә чыгыш ясады. Күңел шатлана,аяклар үзеннән үзе бии ди якташлар очрашуына килүчеләр.
Якташлык җәмгыяте эшчәнлегенең яңа юнәлешләрен билгеләү максатында гына түгел, читтә яшәүче якташларны күрештерү, аларның туган якны сагыну-җирсү хисләрен басу җәһәтеннән дә гаять әһәмиятле мондый очрашулар. Күмәк аралашу үзе бер тарих. Якташлар очрашуы кичәсенең исеме дә җисеме кебек Бер күрешү үзе бер гомер! дип аталган иде.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Александр Решеткин/ Татарстан яңалыклары.