Түбәнкамалыларга газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турындагы килешүне яңадан төзергә кирәк. Моны яңа елга кадәр өлгерү зарур. Документ юк икән – газ булмаячак, дип кисәтә белгечләр. Әлеге яңалык нәрсә белән бәйле һәм түбәнкамалыларга кая мөрәҗәгать итәргә? Алдагы материалда.
“Түбән Кама газ” идарәсендә кешеләр үз чиратларын көтеп утыралар. Шәһәрдәшләр техник хезмәт күрсәтү турындагы килешү төзергә килгәннәр. Чөнки элеккесе яңа елдан соң гамәлдән чыгачак. Әлеге яңалык турында фатир хуҗаларының почта тармаларына кисәтү кәгазьләре өләшкәннәр.
Килешүләрне яңарту өчен тиешле документларны җыярга кирәк: паспорт, милек хокукын раслаучы кәгазьнең күчермәсе, гаилә составы турында белешмә. Аларны 2024 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк.
Эшләрне яңа елга кадәр башкарырга кирәк. Килешү булмаган очракта – газдан өзәчәкбез, дип кисәтә белгечләр. Өлгермәчеләргә штраф та яный.
Гөлия Нигъмәтуллина, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.