Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы төрле эчтәлектәге чараларга бай, шундыйларның берсе Яшел Үзән районында узды — 20 еллык җыр марафоны. Районда сәләтле кешеләр күп икән. Ике дистә ел эчендә меңнән артык кеше тәҗрибәле педагог Ирина Веденина җитәкчелегендә иҗат белән шөгылләнә. «Антошка Лэнд» студиясенең вокал мәктәбендә укый алар. Горький исемендәге мәдәният үзәгенә — коллективны Юбилее белән котларга дип — төрле буын вәкилләре җыелды.