Татар матбугатына күзәтү — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Татар матбугатына күзәтү

20.11.2023
Татар матбугатына күзәтү

Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Гадәттәгечә, татар матбугатындагы игътибарга лаек язмаларны күзәтүне дәвам итәбез.

Новости СМИ2

”Мәчеттә- сәхнә, ә сәхнәдә- дискәтүк?” дип аталган язмада “Шәхри Казан” газетасы журналисты Сарман районының Яхшыбай авылындагы 116 еллык мәчетнең бүген дә манарасыз, клуб булып хезмәт итүе турында әрнеп язган. Безнең күбебезне Совет хөкүмәте манарасы киселгән мәчет биналарындагы мәктәпләрдә укытып, клубларында күңел ачарга өйрәтте. Имансызлык норма саналган илдә бу гамәлләрдән яманраклары да җитәрлек булды. Ләкин дөньяга күзе ачылган яшь буын вәкилләренең тырышлыгы белән ул хаталарның күпчелеге бүген төзәтелә башлады, шөкер. Иншаллах, Сарман районындагы бу мәчетне төзеткән иманлы сәдәгәр Мортаза Мусинның да дәвамчылары табылыр, иман йортына манара куелыр дип ышанырга кирәк.

Газетадагы тагын бер күңелгә тия торган гыйбрәтле язма ике ятим баланы алып аякка бастырган Янковскийлар гаиләсе турында. Табиблар беркайчан да балагыз булмый дигән диагноз куйгач, Болгарда яшәүче ирле-хатынлы Янковскийлар, ятимнәр йортыннан ике авыру бала алып, шуларны күпсанлы операцияләр ясата-ясата аякка бастырганнан соң, могҗиза була- бер-бер артлы үзләренең ике баласы дөньяга килә. Бүген бу гаилә үзләре кебек ятимнәрне тәрбиягә алучылар өчен ярдәм итү үзәге булдырганнар. Ничек кенә зарлансак та, дөньяда яхшы кешеләр hәм яхшы гамәлләр барыбер күбрәк.

“Ватаным Татарстан” газетасы Мәскәү белән Казан арасын ике мәртәбә диярлек якынайтучы яңа юл турындагы язманы беренче битенә чыгарып биргән. 810 чакрым тәшкил иткән юлны өч ел дигәндә салып чыгу, чыннан да, зур казаныш. Өч чакрымнан артыграк озынлыктагы Идел аша салынган күпер үзе генә ни тора. Ләкин шушы галәмәт зур эшләр янәшәсендә гап-гади газета-журналларның укучыларга 5-6 көн баруын берничек тә аңлап та, аңлатып та булмый. Газета журналистының авылларда элемтә бүлекчәләренең ни сәбәпле ябылуы турында белешкән язмасында бары тик безнең илдә генә булырга мөмкин хәлләр тасвирлана. Эшләр болай барса, матбугатны яздырып алучылар да юкка чыгарга мөмкин дип уйлап куясың ул язманы укыганда.

“Казан утлары” журналының ноябрь саны Чаллыда яшәүче талантлы шагыйрә Лилия Гыйбадуллинаның “Татар нефте” дигән шигырьләр циклы белән башланып китә.
Кара алтын булып татар җаны\\Татар рухы ага, аңласаң\\Үзен, сүзен, телен данла аның\\Җырын данла,малын данласаң, дип кисәтә аңлаганнарны шагыйрә. Журналны даими укучыларга редакция бүләк әзерләгән- Равилә Шәйдуллина-Муратның яңа гына табадан төшкән “Тау башында бүре бар” романын бастыра башлаган. Язучының “Карт шомырт хатирәсе” романын яратып укыганнарга бу романның да күңелләренә хуш киләсенә шик юк.

Новости СМИ2

Укудан тәм табып, фикер офыкларыбызны киңәйтеп яшәргә язса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Лаеш районы Луганск Халык Республикасына җибәрү өчен гуманитар йөк әзерли

Лаеш районы Луганск Халык Республикасына җибәрү өчен гуманитар йөк әзерли

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү турында

Яңалыклар (15.11.23)

Яналыклар (21.11.23)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+