Татарстанда 2024 нче елга яшәү минимумының күләме үзгәрә. Кеше башына исәпләгәндә, планлаштырылган 12 966 сум урынына ул 13 135 сум тәшкил итә.
Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмен киләсе елга 14 133 урынына 14 317 сумга, пенсионерлар өчен 11 151 урынына 11 296 сумга кадәр арттырачаклар. Балалар өчен яшәү минимумы 12 577 сум урынына 12 741 сум тәшкил итәчәк. Документ 23нче ноябрьгә кадәр ришвәтчелеккә каршы тикшерү уза. Исегезгә төшерәбез, үзгәрешләр быелның 12нче сентябрендә кабул ителгән Татарстан Республика Министрлар Кабинеты карарына кертелә.