Казанның Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетенең яңа комплексы ачылды. Мәчет Совет чорында Левченко бистәсендә намазлар һәм йолалар башкарган Сөләймән хәзрәт хөрмәтенә аның исемен йөртә. Иман йорты ачылышыннан Ләлә Зәйнуллина репортаҗында.
Яңа мәчет чын мәгънәсендә ислам мәдәни үзәге булып әхлакый һәм рухи кыйммәтләрне торгызуга юнәлдерелгән. “Сөләйман” мәчетенең яңа комплексы Балтач районы Бөрбаш мөселман балалары өчен «Ярдәм» пансионатының филиалы да була.
Мәртәбәле кунакларны сәламләп рәхмәт сүзләрен Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да җиткерде.
Изге эшләре белән ил күләмендә танылган «Ярдәм» хәйрия фонды Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчетендә эшен башлап җибәргән. Ул вакытта аның имам хатыйбы да Илдар хәзрәт Баязитов була.
Мәчет проекты авторы — архитектор Искәндәр Еникеев. Мәчетнең өч ак гөмбәзе бар. Тышкы яктан да, эчтә дә ак төс өстенлек итә. Комплексны төзүгә данлыклы композиторлар нәселеннән булган Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, танылган меценат Рөстәм Латыповның тол хатыны Разия Еникеева зур өлеш керткән.
Ләлә Зәйнуллина, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.