«Балкыш» фестивале Татарстан өлкәннәренә ярдәм итү буенча иң зур иҗади проект. Ул быел 8 нче мәртәбә үткәрелә. Шушы еллар эчендә фестиваль республикабызның мәдәни тормышында зур күләмле чарага әйләнде. Былтыр республикабызның бөтен районнарыннан 20 мең үзешчән өлкәннәребез шушы чарага үз өлешен керткән иде. Быелгы фестиваль нәрсәсе белән үзенчәлекле булачак? Матбугат очрашуында шул хакта сөйләштеләр.
“Балкыш” фестиваленең 1 нче сайлап алу этабы инде башланып китте. Фестиваль оештыручылары быел таләпләр катгыйланды, дип белдерде,
Аларның яше инде күптән 18 түгел, әмма активлыклары һәм тормышка мәхәббәте буенча, алар яшьләргә каршы торырлык. “Балкыш” фестиваленда өлкәннәр яшәреп китә, ди. Татарстан Радиосы ветераннар аудио фондын булдырган.
Сәнгать кешегә яшәү мәгънәсе өсти. Теләсә кайсы өлкән яшьтәге кеше әлеге фестивальдә үзен күрсәтә ала. Чара 2024 елның октябренә кадәр дәвам итә.
Миләүшә Гыйльфанова, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.