Яшел Үзән районында магистральдә Зөя аша күпер ачыла. Аның озынлыгы 400 метрга якын, элек анда күпер бар иде, ләкин аны реконструкцияләделәр, яңасын торгыздылар, юлны 4 полосага кадәр киңәйттеләр. М-12 дә бүген 150 километрдан артык озынлыктагы участок ачыла. Бу Чувашиядән алып Татарстанга кадәр киселештә. Барлыгы узган ел башыннан бирле 415 чакрым файдалануга тапшырылган. Ә бөтен трассаны бу елның декабрендә эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.