Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар 305 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү ала. Әлеге сумма 2023 елның 31 нче августыннан соң контракт төзегән хәрбиләргә бирелә. Указ, бу елның 31 нче декабренә кадәр гамәлдә.
Ә Ватаныбыз язмышына битараф булмаган, кыюлык, батырлык күрсәтергә, ватаныбызны якларга әзер булучыларны, «Батыр» контракт хезмәтенә кабул итү үзәгендә көтәләр. Ул «бертәрәзә» принцибы буенча эшли.
Контракт төзегәндә бер тапкыр түләнә торган акча күләме — 195 мең сум, махсус операция зонасында булганда ай саен — 204 мең сумнан башлап түләү каралган.