Бөтендөнья татарларын бер урынга җыйган зур чара — халыгара «Татар җыры» фестиваленең беренче концерты Мәскәүдә булып узды. Татар артистларның ел буе көтеп алган музыкаль фестивале быел Мәскәүдә, Уфада һәм Казанда бәйрәм ителә. Халык күңелен яулаган моңлы сандугачларыбыз быел ни белән сөендерде микән?
Өч сәгатьлек концерт бер сулышта үтеп китте. Барлык яраткан йолдызларыбыз да бу көнне бер сәхнәдә. Зал легендар җырларга кушылып җырлый. Сәхнәгә Татарстанның халык артистлары белән беррәттән яшь башкаручылар да чыкты.
Әлеге бәйрәмдә артистларыбыз тамашачыга тагын да якыная. Җырчы Азат Фазлыевны кечкенәдән үк шушы фестивальгә тарткан. “Татар җырын” оештыруда 100гә якын кеше көч куя.
Бу – концерт кына түгел, татар җырының тарихы да. Шушы тарихны күзәтергә сез дә 18 ноябрь көнне Өфе шәһәренә, ә 16 декабрь көнне – Казанга килә аласыз.
Миләүшә Гыйльфанова, Татарстан яңалыклары, махсус Мәскәү шәһәреннән.