Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, үстерү юнәлешендә үз урынын тапкан “Аулак өй-көрәш” проекты турында бүген Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез дә яхшы белә. Күптән түгел генә Мәскәүдә hәм Түбән Новгород өлкәсендә ярышлар үткәреп кайткан проект авторын hәм җитәкчесен Сәрия Закированы без бүген студиягә чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.